Бу көннәрдә Зәй спортчысы Полина Гусева, Татарстан җыелма командасы составында тхэквандо буенча күнегүләр җыенында катнаша.
Әлеге тренировкалар җыены 15-17 яшьлекләр арасында Рязань шәһәрендә узачак тхэквандо буенча Россия беренчелегенә соңгы әзерлек этабы булып тора.
Анда безнең Полина республика данын яклап көрәшәчәк. Россия беренчелеге 7-13 февральдә үтәчәк. Спортчыбызга уңышлар телибез!

фотолар спорт идарәсеннән
Нет комментариев