Зәй көрәшчеләре халыкара аренада сынатмый
26 февральдән 1 мартка кадәр Казахстанның Астана шәһәрендә 2009-2011 елгы яшүсмерләр арасында билбау көрәше буенча Казахстан халкы ассамблеясе призларына халыкара ярышлар узды.
Ярышларда «Зәй» спорт мәктәбе укучылары катнашып, яхшы чыгышлары белән сөендерде. Бутин Арсений (тренер Салихова Р.Р.) һәм Вәлитов Максим (тренер Салихов Р. Ф.) билбау көрәше буенча чемпион булдылар. Шулай ук Бутин Арсений көрәше буенча ярышларда да бронза призер булды.
фото: спорт идарәсеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев