Зәй көрәшчеләре республика турнирында 9 медаль яулады
21 февральдә Түбән Камада кече яшьтәге яшүсмерләр арасында ирекле көрәш буенча ачык республика турниры узды. Ярышларга бөтен Татарстаннан 200дән артык яшь спортчы җыелды.
Анда Зәйдән тренер Илнар Хәйруллин шәкертләре катнашып, триумфаль чыгыш ясадылар. Безнекеләр исәбендә 3 – алтын, 1 – көмеш, 5 – бронза медаль. Аерым алганда үз үлчәү категорияләрендә Егор Минеев, Богдан Рыскулов, Михаил Минеев җиңү яуладылар.
Тимур Хәбибрахманов икенче урынны алды. Турнирның бронза медальләрен Данис Фаршатов (32 кг), Динар Фаршатов (36 кг), Роман Рыскулов (18 кг), Марсель Хәйбрахманов һәм Тамерлан Әхмәдиев (30 кг) алдылар.
фото спорт идарәсеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев