Зәй каратистлары Россия турнирында зур уңышлар яулады
6 февральдә Самарада киокусинкай буенча Бөтенроссия турниры узды. Анда Татарстан Республикасы җыелма командасы составында «Зәй» спорт мәктәбендә тренерлар Алексей һәм Владимир Ревиннар кул астында шөгыльләнүчеләр катнашты.
Нәтиҗәдә Егор Ревин берьюлы ике дисциплинада абсолют җиңүче булды: кумитэ һәм ката. Бу казаныш аңа Россиянең иң яхшы көрәшчеләре арасында үзенең лидерлыгын раслап, биш тапкыр Бөтенроссия ярышлары чемпионы булырга мөмкинлек бирде.
Амелия Камалиева дүртенче тапкыр Бөтенроссия турнирында җиңү яулады. Умукурсум Ихинданова, спорт мастерлыгына кандидат нормативын уңышлы үтәп, беренче тапкыр Бөтенроссия ярышларында җиңү яулады. Элиза Агапова ярышларда өч тапкыр җиңүче булды. Бронза медальләр белән Адилия Фаршатова һәм Радаль Селиверстов бүләкләнде.
Җитди көндәшлеккә карамастан, Татарстан Республикасы командасы, җиде алтын медаль яулап, гомуми команда зачетында лаеклы 5нче урынны алды. Зәй спортчылары республиканың гомуми копилкасына биш алтын медаль китерделәр.
фотолар спорт идарәсеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев