Заинск-информ 16+
Рус Тат
Спорт

Зәй каратэчылары соклангыч уңышларга иреште

14-15 мартта Ульяновскида каратэ киокусинкай буенча Идел буе федераль округы беренчелеге ярышлары булып узды.

Ун төбәктән 600 дән артык спортчы бирегә үзләренең осталыкларын һәм җитди  көрәшләрдә җиңүгә омтылышларын күрсәтү өчен җыелды.

Катнашучылар арасында тренерлар Алексей һәм Владимир Ревиннар кул астында шөгыльләнүче Зәй спортчылары аерылып торды, безнекеләр югары әзерлек дәрәҗәсен күрсәттеләр һәм киеренке көрәштә лаеклы чыгыш ясадылар.

Нәтиҗәдә 6 спортчы үз категорияләрендә алтын медальләр яулады. Алар Умукурсум Ихинданова, София Москва, апалы-сеңелле Азалия һәм Адилия Фаршатовалар, Элиза  Агапова, Егор  Ревин.

Көмеш медальләр белән Юстина Шәймәрданова, Александр  Тимофеев  бүләкләнде.

Бронза медальләр Екатерина  Ашрапова, Полина Филиппова, Радаль Селиверстовка  тапшырылды.                                                                                             
Җиңүче спортчыларыбыз арасыннан София Москова  спорт мастерлыгына кандидат нормативын үтәп икеләтә бәйрәм рухы өстәде. 

Гомуми нәтиҗәләр буенча  Татарстан Республикасы җыелма командасы 12 алтын медаль белән икенче  урынны алды, билгеле булганча шуның 6сы зәйлеләр китергән уңыш. 

Спортчыларыбызны һәм тренерларыбызны җиңүләре белән котлыйбыз һәм 25 апрельдә Мәскәү шәһәрендә узачак Россия беренчелегендә уңышлы чыгыш ясауларын телибез.

фотолар: спорт идарәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев