28 мартта киокусинкай буенча Россия беренчелегенә әзерлек кысаларында Зәйдән тренерлар Алексей һәм Владимир Ревиннар кул астында тәрбияләнүчеләр Ульяновск шәһәренә өйрәнүләр тренировкасына бардылар.
Анда Ульяновск каратэ оешмасы спортчылары белән спарринг тренировкасы узды. Тренировкада безнең спортчылар 25 апрельдә Мәскәү шәһәрендә узачак Россия беренчелегендә кулланачак сугышчан күнекмәләр өйрәнделәр.
фотолар: спортчылардан.
Нет комментариев