Зәй йөзүчеләре призлы урыннарга иреште
31 гыйнварда Әлмәттә йөзү буенча ярыш узды.
Анда Зәйдән тренер-укытучы Рәйсә Галимова кул астында шөгыльләнүче «Зәй» спорт мәктәбе укучылары призерлар булдылар.
Дамир Баринов 50 метр дистанциясендә брасс һәм 100 метрга аркада йөзүдә икенче урыннарны алды.
Мәдинә Шәйхиева да 100 метрга брасс һәм 100 метрга аркада йөзүдә икенче урыннарга иреште.
Рената Хәлиуллина 100 метрга брасста шулай ук икенче урынны алды.
Карина Гатиятуллина ирекле стильдә 200 метр араны икенче булып узды.
Шушарин Максим ирекле стиль белән 200 метр дистанциядә өченче урынны алды.
фото: спорт идарәсеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев