Зәй йөгерешчеләре төбәк ярышларында призлы урыннар алды
Спорт

Зәй йөгерешчеләре төбәк ярышларында призлы урыннар алды

5 гыйнварда Баулыда җиңел атлетика буенча төбәк ярышлары үтте. Анда Зәй данын тренер Владимир Лисов кул астында шөгыльләнүчеләр яклады.

Нәтиҗәдә безнекеләр 400 метр арага йөгерүдә призлы урыннар алдылар. Арина  Степанова - беренче, Елизавета  Яранцева – икенче, Ярослав Юнисов шулай ук икенче урыннарга иреште.

фотолар спорт идарәсеннән


Нет комментариев