Заинск-информ 16+
Рус Тат
Спорт

Зәй җиңел атлетлары уңышларга иреште

27-28 февральдә Түбән Каманың «Шинник» спорт комплексында «Юбилейный» спорт сараеның беренче директоры Валерий Дмитриев истәлегенә багышланган җиңел атлетика буенча VIII республика турниры узды.

Ярышларда Казан, Чаллы, Зәй һәм Түбән Кама шәһәрләреннән 400дән артык яшь  атлет катнашты.

60  һәм 400 метрлы дистанцияләрдә Инесса  Харитонова финалга узып 5нче һәм 4нче урыннарны алды. 400 метр дистанциядә Софья Норкина – 1нче, Максим  Кильганов – 2нче, Нияз Насыйров - 3нче булдылар. 600 метр дистанциядә Марк Табашников 4нче урынны алды. 800 метр арага йөгерүдә Максим  Кильганов 1нче урынны яулады. Әлеге спортчыларның тренеры  Ирина Дылевская.

600 метр дистанциядә Арина Степанова -2нче, Елизавета Яранцева һәм Ярослав  Юнисов -3нче урыннарны яуладылар. Аларны ярышларга тренер Владимир Лисов әзерләде.

фото спорт идарәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев