Заинск-информ 16+
Рус Тат
Спорт

Зәй бозында “кайнар” уеннар барды

17 гыйнварда Зәйнең “Давыдов Арена” спорт комплексында хоккей буенча 2012, 2015 һәм 2010 елда туганнардан җыелган командалар арасында ТР беренчелегенә календарь уеннары узды.

«Яшьлек-2012» командасы (Зәй шәһәре) «Девон» командасы (Баулы шәһәре) белән очрашты. Уен «Яшьлек-2012» командасы файдасына 7:2 исәбе белән тәмамланды. 

«Яшьлек-2015» командасы Азнакай шәһәренең «Соколы» командасы белән көч сынашты.  «Яшьлек-2015» командасы 3:4 исәбе белән оттырды (буллитлар буенча). Команданың тренеры – Айнур Хөснетдинов.

«Яшьлек-2010» командасы (Зәй шәһәре) «Лачын» командасы белән очрашты (Актаныш).  Уен «Яшьлек-2010» командасы файдасына 5:2 исәбе белән тәмамланды.  Команданың тренеры – Кирилл Прохоров.

фото спорт идарәсеннән


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев