6 мартта Зәйнең «Давыдов Арена» Боз сараенда 2012 елда туганнардан төзелгән җирле “Яшьлек” командасы белән Минзәлә шәһәренең “Кречеты” командасы очрашты.
Алар хоккей буенча ТР беренчелегенең календарь уенын уздырды. Исәп 20: 3 белән «Яшьлек» командасы файдасына тәмамланды.
7 мартта биредә үк 2013 елда туганнардан төзелгән яшьлеклеләр Әгерҗенең “Спутник” уенчыларын кабул итте. Уен шулай ук хоккей буенча ТР беренчелегенең календарь уены кысаларында узды. Уен 4: 0 исәбе белән «Яшьлек» командасы файдасына төгәлләнде.
8 мартта 2014 елгылар арасында хоккей буенча ТР беренчелегенең календарь уеннары Җәлил бистәсендә үтте. Анда безнең “Яшьлек” җирле “Юность”ны 10: 0 исәбе белән тар-мар итте.
Нет комментариев