Хоккейчылар булдыра
Зәйдә хоккей уеннарына зур өстенлек бирелә. Яшь хоккейчылар командалары төрле ярышларда даими җиңүләр яулыйлар.
25 февральдә Лениногорск шәһәрендә 2014 елда туганнар командалары арасындагы республика беренчелеге ярышларының календарь уеннары үтте. Анда Зәйнең “Яшьлек” хоккейчылары җирле команданы 2гә 3 исәбе белән җиңде.
27-28 февральдә Зәйнең "Давыдов Арена" спорт комплексында 2017-2018 елларда туган командалар арасында хәрби хәрәкәтләр ветераннары истәлегенә багышланган хоккей буенча турнир узды. Турнирда Түбән Каманың "Ак Барс - Танеко", Чаллының "Чаллы-1", "Чаллы-2", Уфаның “Азаматов исемендәге мәктәп”, Зәйнең "Яшьлек" командалары көч сынашты.
Нәтиҗәдә 1 урынны - Чаллы шәһәренең "Чаллы -1", 2 урынны - Түбән Кама шәһәренең "Ак Барс-Танеко", 3 урынны - Зәй шәһәренең "Яшьлек" командасы яулады.
Турнирның иң яхшы бомбардиры-Клепиков Матвей ("Яшьлек")
Турнирның иң яхшы ассистенты Марат Галләмов ("Ак Барс-Танеко")
Турнирның иң яхшы сакчысы Фомин Амин ("Азаматов исемендәге мәктәп").
фото: спорт идарәсеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев