Волейбол турниры җанлы үтте
Спорт

Волейбол турниры җанлы үтте

9 мартта Зәйнең «Старт» спорт-сәламәтләндерү комплексында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган волейбол турниры булды.

Шәһәребез предприятиеләре һәм оешмаларыннан 5 команда иң яхшылар исеме өчен көрәшкән мәйданчыкта спорт дәрте, команда рухы һәм уңай хис-кичерешләр  хөкем сөрде. Турнир йомгаклары буенча 1нче урынны “Техно” заводы командасы яулады.  2нче урында –  «Барс» командасы, 3нче урында – 6 нчы мәктәп командасы. Бүләкләү тантанасында җиңүчеләргә һәм катнашучыларга дипломнарны Зәй районы башлыгы урынбасары Петр Уразайкин  тапшырды.

фото: спорт идарәсеннән


Нет комментариев