Тхэквондочылар призлы урыннар алды
Спорт

Тхэквондочылар призлы урыннар алды

6-7 мартта Яшел Үзән шәһәрендә ВТФ Тхэквондо федерациясенең фестивале узды.

Анда "Зәй" спорт мәктәбендә тренер Д. Леваев кул астында тәрбияләнүчеләр дә  катнашты.  

300 катнашучы арасында Әмин Хәбибрахманов – көмеш, Дарина Ахунова  һәм Аким Минаев – бронза призерлар булдылар.

8 мартта Чаллы шәһәрендә ВТФНЫҢ тхэквондо буенча «Кэмпо» спорт мәктәбе беренчелеге булып узды, анда 150 спортчы катнашты. Зәйдән анда Полина Гусева – чемпион, Эмиль Будилкин – көмеш, Таңсылу Шәфиева бронза медальгә лаек булды.

фото: спорт идарәсеннән


Нет комментариев