Заинск-информ 16+
Рус Тат
Спорт

Студент егетләр йөзүдә ярышты

17 февральдә Зәйнең «Дулкын - Волна» бассейнында Зәй политехника көллияте студентлары арасында йөзү буенча Зәй муниципаль район беренчелеге булып узды.

Ярышлар Ватанны саклаучылар көненә багышланган иде һәм ул 39 егетне берләштерде.

Беренчелек программасында ярышларның ике форматы тәкъдим ителде. Шәхси беренчелек өчен йөзүләрдә катнашучылар төрле дисциплиналарда шәхси осталыкларын күрсәттеләр,  эстафета ярышларында көллият командаларының бердәм һәм килешеп эшләүләре тикшерелде.

фото: спорт идарәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев