Заинск-информ 16+
Рус Тат
Спорт

Спортчы истәлегенә көрәш турниры узды

28 февральдә Зәйнең спорт-сәламәтләндерү комплексында «Зәй» спорт мәктәбе тренер-укытучысы Михаил Данилов истәлегенә багышланган ирекле көрәш буенча ачык республика турниры булды.

Ачылу тантанасында Зәй районы башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, спорт һәм туризм идарәсе җитәкчесе  Илзирә Тимеркәева , Михаил Владимировичның хатыны Валентина Александровна, кызы Эльвира Михайловна, “Зәй” спорт мәктәбе директоры  Рамил Фаршатов, Зәй шәһәрендә ирекле көрәшкә нигез салучы, Татарстанның атказанган хезмәткәре Илфат Имамиев, Зәй муниципаль районының спорт ветераннары, турнир иганәчеләре катнашты.
 

Петр Сергеевич “Зәй” спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләргә ирекле көрәш буенча беренче разрядлар тапшырды. Алар  Хөснетдинов Әмир, Хөснуллина Алинә, Әгъләмова Айза.

Ә ярышларда Татарстан Республикасы һәм Россия төбәкләреннән 15 командада 166 спортчы  катнашты.
 

Кызлар арасында үз авырлык категорияләрендә 1 урынны: Әгъләмова Айза (Салихов Р. Р.), Хөснуллина Алина ( Салихов Р. Р.), Власевнина Карина ( Хәйруллин И.Г.), Горошко Еения ( Салихов Р. Р.), Дәүләтова Динә ( Салихов Р. Р.), 3 урынны: Давкаева Әлфинә ( Салихов Р. Р.), Шәрипова Арина (Салихов Р. Р.), Кузнецова Вероника ( Салихов Р. Р.), Мөхәммәдиева Айзилә ( Салихов Р. Р.) алдылар.
Егетләр арасында 1 урынны: Фаршатов Динар (Хәйруллин И.Г.), Хөснетдинов Әмир (Хәйруллин И.Г.), 2 урынны: Рыскулов Богдан ( Хәйруллин И.Г.), Минеев Егор ( Хәйруллин И.Г.), Хисмәтуллин Арслан (Хәйруллин И.Г.), Минькин Анатолий ( Хәйруллин И.Г.) , 3 урын: Хисмәтуллин Руслан (Хәйруллин И.Г.), Габдрахманов Шамил (Салихов Р. Р.), Кириллов Арсений (Салихов Р. Р.), Фаршатов Данис ( Хәйруллин И.Г.) яуладылар.

фото спорт идарәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев