Никита Богомазов — «Sprinr Masters» призеры
24 гыйнварда Алабугада йөзү буенча «Sprinr Masters» ачык республика ярышлары узды.
«Зәй» спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Никита Богомазов анда яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.
Яшь йөзүче брасс белән 50 метрга йөзүдә көмеш медаль яулады. Шулай ук ул команда составында малайлар һәм кызлар арасындагы катнаш эстафетада бронза призер булды. Никитаның тренеры – Рәйсә Галимова.
Никитаны һәм аның остазын югары казанышлары белән котлыйбыз һәм яңа җиңүләр телибез!
фото: спорт идарәсеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев