Кызыклы мастер-класс
24 февральдә Түбән Кама шәһәрендә Казахстанның атаклы спортчысы Илья Владимирович Яковлев катнашында киокусинкай каратэ буенча мастер-класс булды.
Илья Яковлев – халыкара класслы спорт мастеры. Аның спорт копилкасында: 4 тапкыр дөнья чемпионы; 2 тапкыр дөнья чемпионатының бронза призеры; 4 тапкыр Азия чемпионы; 26 тапкыр Казахстан Республикасы чемпионы; Токиодагы абсолют дөнья чемпионаты призеры (8 нче урын); Россия абсолют чемпионаты призеры АКР «Russian Open» (6 нчы урын); Россия чемпионы; WFKO билбавы җиңүчесе.
Чарада Зәйдән тренер Алексей Ревин җитәкчелегендә киокусинкай каратэ бүлегендә тәрбияләнүчеләр катнашты. Мастер-классларда өч шәһәрдән: Зәй, Түбән Кама, Бөгелмәдән 90 спортчы катнашты. Очрашу яшь каратэчыларга дөнья дәрәҗәсендәге иң көчле осталарның берсеннән тәҗрибә алырга, кыйммәтле тәкъдимнәр алырга һәм яңа спорт казанышлары өчен кызыксыну уятырга мөмкинлек бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев