Кызлар көрәштә сыналды
5-7 мартта Чувашиянең Олы Бикшихи авылында 2014-2016 елгы кызлар арасында спорт көрәше (ирекле көрәш) буенча Канаш муниципаль округының ачык турниры узды.
Ярышларда йөздән артык спортчы катнашты. Анда Пермь крае, Чувашия, Татарстан, Ульяновсктан килгәннәр иде. «Зәй» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр көндәшләре арасында ныклы әзерлекле булуларын күрсәттеләр. Динә Дәүләтова үз үлчәү категориясендә 1 урын алды. Ул әле Европа чемпионы Анна Лаврентьевадан бүләк тә алды. Динәнең тренеры әнисе Регина Салихова.
Ә Әлфинә Давкаева, Есения Горошко, Джулия Гафиатуллина үз үлчәү категорияләрендә өченче урыннарны алдылар. Кызлар командасын ярышларга тренер Рамил Салихов әзерләде.
фото: спорт идарәсеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев