Кызлар да, әниләр дә ярышты
Спорт

Кызлар да, әниләр дә ярышты

Зәйдә Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган төрле спорт чаралары үтте.

6 мартта Зәйнең 1нче мәктәбе спорт залында стритбол буенча ярышлар үтте. Анда  «Барс» спорт мәктәбендә шөгыльләнүче кызлар командалары көч сынашты. Тренер – Иван Волков. 

Шул ук көнне  «Спорт энергиясе» футбол манежында «Футбол» бүлеге тәрбияләнүчеләрнең  әниләре футбол турнирында катнаштылар. Уеннарны тренер Илшат Халиков оештырды.

Ә боз сараенда фигуралы шуу осталары «Волшебство льда» дип аталган күрсәтмә чыгышлар ясадылар. 

7 мартта бозда “Әни һәм мин” дип исемләнгән күңелле стартлар үтте. Анда иң кечкенә хоккейстлар әниләре белән бергәләп ярышты.

фото: спорт идарәсеннән


Нет комментариев