Көрәшчеләр Бөгелмәдән җиңү белән кайтты
Спорт

Көрәшчеләр Бөгелмәдән җиңү белән кайтты

27 февральдә Бөгелмә шәһәрендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган яшүсмерләр арасында спорт көрәше (дисциплина: грек-рим) төбәкара турнир узды.

Турнирда "Зәй" спорт мәктәбеннән тренерлар Анатолий Терентьев һәм Радик Маврин  кул астында шөгыльләнүчеләр катнашты. Җиһаншин Данэль (тренеры Маврин Р.М.) 29 кг авырлык категориясендә 1 урынны, Фәйрушин Дамир (тренеры Терентьев А. А.) 32 кг авырлык категориясендә 2 урынны, Спирин Егор (тренеры Терентьев А. А.) 35 кг авырлык категориясендә 2 урынны яуладылар.

фото: спорт идарәсеннән


Нет комментариев