Йөзүчеләр республика ярышларында яхшы чыгыш ясады
Спорт

Йөзүчеләр республика ярышларында яхшы чыгыш ясады

19-22 мартта Минзәлә районы башлыгы призына йөзү буенча республика ярышлары узды.

Анда Татарстанның төрле шәһәрләреннән 713 спортчы, 25 команда катнашты. Зәй шәһәрен тренер-укытучы Рәйсә Галимова  шәкертләре тәкъдим итте. Нәтиҗәләр сөендерерлек.  Никита Богомазов 100  метр арага брасста 1 урынны, комплекслы йөзүдә  2 урынны алды. Артур Габидуллин 100 метр арага аркада йөзүдә 2 разрядны үтәде.

фотолар спорт идарәсеннән


Нет комментариев