“Ялта-Зәй”дә – Бөтенроссия чаңгы ярышлары
Спорт

“Ялта-Зәй”дә – Бөтенроссия чаңгы ярышлары

Бүген “Ялта-Зәй” спорт әзерлеге үзәгенә бөтен илдән көчле чаңгычылар җыелды.

Биредә 18-22 февральдә Олимпия уеннары чемпионы Федор Симашев истәлеге призына Бөтенроссия чаңгы ярышлары үтәчәк. 

Узышларның беренче көне 19 февральдә була, анда ирекле стильдә хатын-кыз спортчылар 5, ир-егетләр 10 км. арага ярышачак. Алдагы көннәргә ярымфинал, финал узышлары һәм классик стильдә ярышлар планлаштырылган.


Нет комментариев