Федор Симашев истәлегенә узучы Бөтенроссия чаңгы ярышларының беренче көн нәтиҗәләре
Бу көннәрдә «Ялта-Зәй» спорт әзерлеге үзәгендә атказанган спорт мастеры, Олимпия чемпионы Федор Петрович Симашев призына Бөтенроссия чаңгы ярышлары бара.
Ярышларда Россия Федерациясе төбәкләреннән иң көчле чаңгычылар катнаша. Спортчылар Архангельск, Владимир, Кемерово, Кострома, Киров, Мәскәү, Түбән Новгород, Оренбург, Пенза, Самара, Саратов, Свердловск, Чиләбе өлкәләреннән, Башкортостан, Татарстан һәм Марий Эл, Удмуртия Республикаларыннан, Пермь краеннан, Ханты-Манси округыннан, Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләреннән килделәр.
Ярышларның беренче көн нәтиҗәләре белән таныштырабыз.
Индивидуаль ярыш – ирекле стиль
Кызлар, 5 километр
1 урын Мушина Агния (Удмуртия Республикасы)
2 урын Куклина Полина (Свердловск өлкәсе)
3 урын Дудникова Анфиса (Самара өлкәсе)
Егетләр, 10 километр
1 урын Мехоношин Артем (Пермь крае)
2 урын Андреев Кирилл (Татарстан Республикасы)
3 урын Ошев Андрей (Татарстан Республикасы)
Фотолар спорт идарәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев