19-22 мартта республиканың Байлар Сабасы бистәсендә 2011 елда туган һәм аннан яшьрәк спортчылар арасында өстәл теннисы буенча XXIII ачык республика шәхси-команда ярышлары узды.
2024 елдан халыкара статус алган турнир алты илдән һәм Россиянең 14 төбәгеннән 262 катнашучыны җыйды.
Биредә Зәйнең «Барс» спорт мәктәбе командасы гомумкоманда буенча 8 нче урынны алды. Шәхси исәп буенча Никитин Александр — 5 нче, Халитов Эмиль -14 нче, Хисамиева Ләйлә — 27 нче урыннарны алдылар. Спортчыларны лаеклы нәтиҗәләр белән котлыйбыз!
фото: спорт идарәсеннән
Нет комментариев