Аксар кызы Татарстан чемпионы исемен яулады
Аксар кызы Динә Хөснетдинова 4-5декабрьдә фигуралы шуу буенча Татарстан чемпионатында беренче урынны алып, Татарстан чемпионы исемен яулаган.
Динәгә 15 яшь. Ул кечкенә вакыттан ук Зәйнең «Яшьлек» спорт мәктәбенә йөреп, фигуралы шуу белән ныклап шөгыльләнеп киткән. Ул хәзер Казанның «Стрела» спорт мәктәбендә шөгыльләнә.
Динәнең уңыш-казанышлары арасында Татарстан Республикасы беренчелегендә җиңү, «Азия балалары» кышкы халыкара спорт уеннарында — икенче, Россия Гран-при этабында өченче урын бар.
Без якташыбызны зур җиңүе һәм Татарстан чемпионы исемен яулавы белән котлап, тагын да зуррак уңышларга ирешүен телибез!
Фото гаилә архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев