Мәдәният хезмәткәрләре Әхмәттә киңәшләште
13 мартта Әхмәт авылы клубында мәдәният хезмәткәрләренең семинары узды.
Әхмәт мәдәният йорты – ул авылның мәдәни тормыш үзәге. Авылда мәдәни һәм җәмәгать эшләре мәдәният хезмәткәрләреннән башка узмый. Биредә үз хезмәтләрен яратып, намус белән башкаручы мәдәният хезмәткәрләре эшли. Аларга җитди миссия йөкләнгән — авылдашларына сәнгатьнең асылын тәкъдим итү, халык традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен сүнмәслек итү.
Семинар "Мәдәният-ял итү учреждениеләре эшчәнлегенең төп юнәлешләре һәм клуб берләшмәләре эшен оештыру" темасына багышланган иде.
Үзешчән берләшмәләр һәм клуб активистларының декоратив-гамәли сәнгать эшләре күргәзмәсе тәкъдим ителде. Сәхнәдә театр һәм бию коллективлары чыгыш ясады, авыл тарихы һәм клубның төрле юнәлешләрдәге эше белән танышу булды.
Семинарда катнашкан һәр мәдәният хезмәткәре алга таба эшчәнлектә куллану өчен файдалы бай мәгълүмат алды.
Фотолар район мәдәният йортыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев