Куш-Елга авылы мәдәният йортында «Көзге елмаю, көзге муллык» дип аталган күңелле очрашу узды
Чараның төп катнашучылары үз куллары белән махсус хәрби операция зонасына маскировка челтәрләре үрүче игелекле йөрәкле апалар булды. Алар өчен маскировка челтәрләре үрү - чын игелекле эш, һәр төен — гомуми иминлеккә өлеш кертү, алгы сызыкта булучылар турында кайгырту.
Табын артында сүз эш турында гына түгел, көзнең юмартлыгы турында да барды. Көзге уңыш патшабикәсе – кабак турында сөйләштеләр. Чарада катнашучылар кабактан яраткан рецептлары белән уртаклаштылар, гаилә гореф-гадәтләрен искә төшерделәр. Ә төп сый кабак бәлеше булды: ул барысын да бер өстәл артында берләштерде.
Куш-Елгада маскировка челтәрләре үрүчеләр өчен мондый очрашулар игелекле эш башкару белән бергә үзара ярдәмләшү дә, аралашу да.
- Фотолар мәдәният йортыннан.
Нет комментариев