Зәйнең машина йөртүче хатын-кызларына чәчәкләр бүләк иттеләр
Шәһәребез урамында 8 март бәйрәме алдыннан ДАИ хезмәткәрләре машина йөртүче хатын-кызларны туктатып бәйрәм белән котлады.
Ярдәмгә 4нче мәктәпнең һәм «Кояшкай» балалар бакчаының яшь юл хәрәкәте инспекторларын да чакырганнар. Автомобильдә узып баручы автоледиларны туктатып, чәчәк, открытка бүләк иттеләр, имин юллар теләделәр. Көтелмәгән бүләктән гүзәл затларның күңеле булды.
Дәүләт автоинспекторлары ашыгыч ярдәм бригадасы хезмәткәрен дә игътибарсыз калдырмады.
Руль артындагы хатын-кызларның күбесе ни өчен туктатуларын аңламыйча документларын әзерли. Кемдер аптырап калды, берәүләр шатланып, рәхмәт сүзләре җиткерде.
Муниципаль хезмәткәр Елена Мингазова ел саен әлеге акциянең үткәрелүен әйтә. «Максатыбыз — автоледиларга күңелле сюрприз белән беррәттән юл йөрү кагыйдәләрен дә искә төшерү. Ә балаларны бу акциягә кушу — кагыйдәләрне үтәүнең мөһимлеген аңлату белән бәйле, -ди чараны оештыручылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев