Зәйлеләрне транспорт чарасында куркынычсызлык каешларын эләктерүгә игътибарлы булырга чакыралар
Татарстан Дәүләт автоинспекциясе 5 - 14 августта республикада “Куркынычсызлык каешы” дип исемләнгән профилактик чара үткәрелүе турында хәбәр итә.
Шул уңайдан әлеге төр хокук бозуларга баручылар юл хәрәкәте иминлеген саклаучы инспекторлар тарафыннан җитди тикшерелә. Профилактик чара, куркынычсызлык каешларының эләктерелмәве нәтиҗәләре турында Зәй районы автоинспекциясе башлыгы Рамил Гарифуллин сөйли:
- Без куркынычсызлык каешларын куллану кагыйдәләрен үтәүне һәрвакыт контрольдә тотабыз, ә профилактик чара барышында бу төр кагыйдәне үтәүгә аеруча зур игътибар бирелә. Каеш эләктереп йөрү ул гадәти формальлек түгел, ә һәр машина йөртүче, һәр пассажир тормышын саклау чарасы. Исегезгә төшерәбез, куркынычсызлык каешын эләктермәүгә штрафлар каралган. Машина йөртүче үзе каешсыз йөрсә — 1500 сум, пассажирлары бу кагыйдәне бозса, һәр кеше өчен — 1500 сум түләячәк. Ә пассажирның үзенә 500 сум штраф каралган.
Хокук бозуларны юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре, фото-һәм видеофиксация камералары, шулай ук автоматик контроль системалары терки. Һәркемнең һәрвакыт транспорт чарасында йөргәндә куркынычсызлык каешларын эләктереп йөрүләрен сорыйбыз, янәшәдәге пассажирларны күзәтергә, дусларыңа һәм якыннарыңа куркынычсызлык турында искә төшерергә чакырабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев