Зәйдә укучылар арасында «Куркынычсыз тәгәрмәч» бәйгесе үтте
Зәйнең 7нче мәктәбендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Куркынычсыз тәгәрмәч» республика бәйгесенең муниципаль этабы узды. Анда шәһәр һәм район мәктәпләреннән 22 команда катнашты, һәр команда данын 4әр укучы яклады.
«Быел конкурс программасы киңәйде. Традицион этаплар — юл йөрү кагыйдәләре теориясе, медицина нигезләре, тормыш иминлеге нигезләре, «Автошәһәрчек» тә һәм каршылыклар полосасында велосипедлара йөрүдән тыш, беренче тапкыр агитбригадалар фестивале узды. Конкурсның төп максаты — әйләнә-тирәдәгеләргә балаларның тормышын һәм сәламәтлеген саклауның мөһимлеген искә төшерү. Балалар куркынычсыз велосипедта йөрергә өйрәнәләр, саклагыч экипировка кулланалар, юл йөрү кагыйдәләрен ныгыталар. Без мондый бәйгеләр юлларда балалар травматизмын киметергә ярдәм итәр дип өметләнәбез», — ди «Юл куркынычсызлыгы» фонды район бүлеге башлыгы Вадим Иванов.
Чара районның «Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү» программасы кысаларында уздырыла.
Ярышларда катнашкан 2нче мәктәп командасы әгъзалары — Резеда Вәлиева, Ефим Чернов, Раил Сәхапов, Алия Кармышева һәм Полина Арсланова бәйге алдыннан күпчелек юл йөрү хәрәкәте кагыйдәләрен камил белүгә һәм медицина этабына аеруча ныклап әзерләнүләрен әйтәләр.
Ә менә 3нче мәктәпнең яшь юл инспекторлары отряды җитәкчесе Екатерина Бикмеева өч ел инде балаларны шундый ярышларга әзерләвен ассызыклады.
«Әлеге ярышлар балаларда юлларда имин йөрү күнекмәләрен яхшырта. Бүген бездә алты катнашучы бар: дүртесе төп ярышларда үзләрен сыный һәм икесе — ярдәмчеләр төркемендә. Балалар яхшы әзерләнде, мин аларга ышанам», — ди ул.
Ярыш нәтиҗәләре буенча Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе беренче урын яулады. Икенчедә — Чыбыклы авылы мәктәбе командасы, өченчедә — шәһәрнең 2нче мәктәбе. Җиңүчеләр Зәйне республика этабында тәкъдим итәчәкләр, республиканың иң яхшы яшь инспекторлары исеме өчен көрәш дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев