Зәйдә таксистларны тикшерделәр
Такси хезмәтеннән файдалану ашыгыч кына берәр җиргә барасың булса бик уңайлы.
Тик шәһәрдә юл йөрү кагыйдәләрен бозып, тиеш түгел урыннарда туктап торып, башка транспорт чарасына комачаулаучы әрсез таксистлар шактый. Бу хакта зарланып хакимият органнарына зарланучылар да юк түгел. Өстәвенә ил күләмендә таксистлар белән бәйле катлаулы хәлләр, хәтта җинаять эшләре башкаручылар да ишетелгәләп тора. Бу көннәрдә шәһәрдә дә такси хезмәте автомобильләрен тоташ тикшерү рейдлары үтте.
Кичә, 9 апрельдә Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре, миграция мәсьәләләре бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә, такси автомобильләрен тоташ тикшерүгә юнәлдерелгән чираттагы рейд чарасы үткәрде.
Зәй шәһәре Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренең игътибарына пассажирлар йөртү кагыйдәләрен үтәмәүче, транспорт чаралары белән тиешле документларсыз һәм техник төзексезлекләр белән идарә итүче затлар, шулай ук Россиядә кабул ителгән машина йөртү таныклыгы булмаган чит ил машина йөртүчеләре дә эләкте.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәйдәге Дәүләт автоинспекциясе бүлеге башлыгы Рамил Гарифуллин белдерүенчә, кагыйдә бозучылар безнең территориядә дә бар.
«Рейд барышында 12 автомобиль тикшерелде. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре машина йөртүчеләргә карата 2 административ материал төзеде. Әле бу кыска гына арада уздырылган рейд нәтиҗәсе. Шуңа да такси хезмәтендә булучыларга үз транспорт чараларына җитди игътибар бирүләрен сорыйбыз, кагыйдәләрне төгәл үтәргә чакырабыз. Чөнки таксилар пассажирлар йөртүдә аеруча җаваплылык тоярга тиеш», — диде ул.
Дәүләт автоинспекциясе транспорт чараларын эксплуатацияләүче такси йөртүчеләренә һәм вазыйфаи затларга мөрәҗәгать итә һәм алардан транспорт чараларын эксплуатацияләү буенча төп таләпләргә туры китерергә чакыра.
Исегездә тотыгыз, сез автомобильдә пассажирлар йөртәсез, юлда сезнең гамәлләрегездән һәм кабул ителгән карарларыгыздан юл хәрәкәтендә катнашучыларның сәламәтлеге, ә кайчакта тормышлары да бәйле!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев