Зәйдә кечкенә инспекторлар патрульгә чыктылар
Юл куркынычсызлыгы

Зәйдә кечкенә инспекторлар патрульгә чыктылар

Кичә район автоинспекциясе хезмәткәрләре, хәрәкәт инспекторының яшь ярдәмчеләре, «Тату гаилә» һәм «Теремкәй» балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр бергәләп шәһәр урамына патрульгә чыктылар.

Машина йөртүчләргә, җәяүлеләргә юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәклеген исләренә төшерделәр. 

Кечкенә инспекторлар үзләренең юл кагыйдәләрен яхшы белүләрен раслау белән бергә, юл хәрәкәте иминлегенә багышлап шигырьләр сөйләделәр, кагыйдәләргә буйсынмыйча, тиешсез урыннан юл аша чыгучыларны да ачыкладылар. Әлеге акциягә әти-әниләр һәм җәяүлеләр дә бердәм кушылды. Тәрбиячеләр балаларга һәм җәяүлеләргә төрле сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр, буклетлар тараттылар, акциянең мөһимлеген аңлатырга тырыштылар.

фотолар балалар бакчасыннан
 


Нет комментариев