Мәктәп яны лагерьларенда куркынычсызлыкны кисәтү буенча төрле чаралар үтә.
Бу көннәрдә “Юл куркынычсызлыгы” фонды район бүлеге башлыгы Вадим Иванов авыл мәктәпләре территорияләрендә эшләүче балалар ял һәм хезмәт лагерьларенда булды. Ул мәктәп яны лагерьларена велосипедларда килүче балалар белән аралашты. Аларны юлларда имин йөрергә, кагыйдәләрне төгәл үтәргә чакырды. Шулай ук велосипедларның төзеклеге дә күздән кичерелде.
“Гадәттә, балалар мәктәп яны лагерьларена велосипедларда киләләр. Ә юл кагыйдәләрен үтәү турында аларны даими кисәтеп тору мөһим, чөнки бала кеше онытылып китәргә мөмкин. Ата-аналарга да велосипедларның төзеклеген һәр көн саен тикшереп тору кирәк, бигрәк тә тормоз системаларының төгәл эшләве бик мөһим”, - диде Вадим Иванов.
Соңгы көннәрдә шундый тикшерүләр Төги, Кадер авылы мәктәп яны лагерьларенда үтте.
фотолар ДБУнән
Нет комментариев