Зәйдә юл кагыйдәләрен ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасы йөртүчеләренә искәрттеләр
Бүгенге эш көне иртәсе Зәй үзәк дәваханәсенең ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү бүлеге хезмәткәрләренә юл хәрәкәте кагыйдәләрен кабатлаудан башланды. Алар белән профилактик әңгәмәне “Юл куркынычсызлыгы фонды”ның район бүлеге башлыгы Вадим Иванов үткәрде.
“Ашыгыч ярдәм машиналары руле артында юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәүче тәҗрибәле машина йөртүчеләр эшләүгә карамастан, куркынычсызлык турында искәртү артык булмый. Шуңа да сездән даими төстә кагыйдәләрне искә төшереп алырга киңәш итәм”, -диде Вадим Валентинович машина йөртүчеләргә мөрәҗәгать итеп.
Очрашуда автомобильләрне техник яктан җиһазлауга актуаль таләпләр, шулай ук юл хәрәкәтендә катнашучылар үтәргә тиешле кагыйдәләр турында да сөйләштеләр. Моннан тыш, махсус хезмәт күрсәтүче транспорт чараларына юл бирмәүче машина йөртүчеләр хакында да сүз булды.
Исегезгә төшерәбез, маяклары һәм сиреналар кабызылган махсус транспортка юл бирмәүче машина йөртүчеләргә закон нигезендә саллы штрафлар яный. Мондый хокук бозу өчен 5 мең сумнан 7 мең сумга кадәр акчадан колак кагу ихтималы бар һәм ярты елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү каралган. Тагын шунысы да мөһим, юл бирмәү сәбәпле ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасында булган пациентның гомеренә куркыныч янау да сезнең намуста булачак.
фото “Юл куркынычсызлыгы фонды”ннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев