Заинск-информ 16+
Рус Тат
Юл куркынычсызлыгы

Зәйдә “Игътибар – балалар!” акциясе темасы ата-аналар җыелышларында күтәрелә

Мәктәп укучыларының җәйге каникуллары башлану сәбәпле Татарстанда “Игътибар – балалар!” профилактик акциясе старт алды. Ул 26 майдан 8 июньгә кадәр үткәрелә.

“Мәктәпләрдә укулар тәмамланганнан соң балалар күп вакытларын урамда уздыра, шуңа да аларның юлларда имин йөрүләрен даими кисәтү бу чорда аеруча мөһим. Республика буенча караганда, ел башыннан 16 яшькәчә булганнар катнашында 95 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда кызганыч, ике бала үлгән, 104 төрле тән җәрәхәтләре алган. Менә шундый күңелсез хәлләр булмасын өчен профилактик акцияләр үткәрелә дә. “Игътибар – балалар!”  чарасы кысаларында без машина йөртүчеләрдән балаларны салонда дөрес итеп, саклык чараларын кулланып йөртергә чакырабыз, җәяүлеләрнең яктылыкны кире кайтару элементларын даими куллануы бик мөһим. Ата-аналарның балаларны юл кагыйдәләрен үтәп йөрүләре турында даими искәртеп торулары кирәк”, - диде район автоинспекциясе башлыгы вазифасын  башкаручы Федор Алексеев.

Бу көннәрдә районда   “Игътибар – балалар!” акциясе кысаларында мәктәпләрдәге ата-аналар җыелышларында да бу тема күтәрелде. Мәсәлән, Түбән Биш мәктәбендәге җыелыш нәкъ менә иминлек темасына уздырылды. Анда ата-аналар белән “Юл куркынычсызлыгы” фонды район бүлеге башлыгы Вадим Иванов аралашты.

фотолар учреждениедән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев