Зәйдә бер атнада руль  артына алкоголь кулланып утырган ике машина йөртүче тоткарланган
Юл куркынычсызлыгы

Зәйдә бер атнада руль артына алкоголь кулланып утырган ике машина йөртүче тоткарланган

21-27 июльдә район эчке эшләр бүлегенә төрле хокук бозулар турында 105 хәбәр һәм гариза кергән.

Теркәлгән җинаятьләр арасында мошенниклык, компьютер мәгълүматларына законсыз керү, урлашу очраклары бар. Бу чорда шәһәр-районда 14 юл-транспорт һәлакәте теркәләгән. Бәхеткә, аларда сәламәтлегенә зыян килүчеләр, үлүчеләр юк. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 78 очрагы теркәлгән.  Руль артына алкоголь  кулланып утырган ике машина йөртүче тоткарланган.


Нет комментариев