Зәйдә балаларның юлларда иминлеге турында сөйләштеләр
Бүген Зәйдә район башкарма комитеты каршында эшләүче юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышы узды. Анда төп тема - тиздән башланачак уку елы алдыннан, юлларда балалар иминлеген тәэмин итүгә багышланды.
Комиссия утырышы район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев рәислегендә үтте.
Район юл хәрәкәте иминлеге автоинспекциясе башлыгы Рамил Гарифуллин белдерүенчә, агымдагы елның 7 аенда юлларда 279 авария теркәлгән, шуларның 15е кешеләр имгәнү, үлү белән бәйле. Аларда 3 кеше үлгән, 22се яраланган. Балалар имгәнү белән бәйле ике юл-транспорт һәлакәте билгеле, аларда 3 балигъ булмаган бала җәрәхәтләнгән.

"Әлеге балалар барысы да пассажирлар, алар әти-әниләренең баланы салонда тиешле таләпләр белән утырып йөрмәве яисә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәп бетермәве белән бәйле. Шуңа да кагыйдәләргә игътибарлы булыйк", - диде Рамил Галиәхмәтович.
"Юл куркынычсызлыгы фонды" район бүлеге башлыгы Вадим Иванов профилактик чараларны бәян итте.

Эмиль Эдуардович, алга таба ата - аналарга аңлату эшләре алып бару өчен һәр мәгариф учреждениесендә аерым җыелышлар уздыру кирәклеген әйтте.
Мәгариф идарәсе башлыгы Эрнст Сәфәргалиев мәктәп автобуслары маршрутларына тукталды.

"21 августта без махсус комиссия белән мәктәп автобусларын кабул итәчәкбез. Хәзер безнең мәктәп автобуслары маршрутында иң олы транспорт 2017 елгы, ягъни автобусларыбыз республика җитәкчелеге тырышлыгы белән яңартылып тора", - дип басым ясады.
Быел районда 20 мәктәп автобусы, 20 мәктәпкә 390 баланы йөртәчәк. Аларның 180не шәһәр мәктәпләренә, 210сы авыл мәктәпләренә китерелә.
Ә "Татнефтедор" ҖЧШ Зәй автомобиль юллары идарәсе җитәкчесе Марат Сыраев чыгышында район юллары торышына тукталды.
"7 ай эчендә без юлларны төзекләндерү, ямау, карап тоту максатында 161 млн. 250 мең сумлык эш башкардык. Әлбәттә мәктәп автобуслары маршруты юллары аерым игътибарда", - диде Марат Русланович.
Утырыш барышында кайбер авыл җирлекләре башлыкларының юл өслекләрен ямау буенча сорауларына, сентябрьгә кадәр эш төгәлләнәчәк, дип тә өстәде ул.
Шәһәр эчендәге юллар торышы хакында "БлагоСтрой" ҖЧШ директоры Максим Сабанов хисап тотты.
Шулай ук утырышта тиздән район кырларыннан шикәр чөгендере алу эше башлану сәбәпле, юлларга төшүче йөкләнеш турында да фикер алыштылар.
"Зәй шикәре" заводы җитәкчесе Александр Цветков, быел йөк ташуга аеруча зур машиналар җәлеп ителмәячәге турында белдерде. Бары "КамАЗ" машиналары гына чөгендер ташыячак, диде.
"Көн саен 170 йөк машинасына килешү бар, алар өстәмә бортларны 3,5 метрдан да артык куярга тиеш түгелләр, без дә юлларга артык йөкләнеш булдыру ягында түгел", - дип белдерде ул.
Сөйләшүләргә йомгак ясап, Эмиль Галеев, һәр җаваплы кешенең үз участогында тиешле таләпләрнең үтәлешен контрольдә тотуын сорады.
"Юлларыбызның иминлеге, кешеләр исәнлеге һәр факторга бәйле",- диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев