Заинск-информ 16+
Рус Тат
Юл куркынычсызлыгы

Зәйдә алда барган машинаны узу кагыйдәсен бозуның 54 очрагы теркәлгән

Зәйдә район автоинспекция хезмәткәрләре тарафыннан 10-19 июньдә “Каршы як полоса” дип исемләнгән оператив - профилактик чарасы уздырылды.

Бу чорда  инспекторлар  аерым игътибарны каршы як полосага чыгып  куркыныч хәрәкәт итүчеләргә бирделәр. Профилактик чара каршы як полосага чыгу сәбәпле, килеп туган куркыныч аварияләрне  булдырмау, әлеге  хокук бозуларны кисәтүгә  юнәлтелгән иде.

- Каршы як полосага чыгу - иң куркыныч кагыйдә бозуларның берсе, ул еш кына авыр юл-транспорт һәлакәтләренә сәбәп була. Ел башыннан шәһәр һәм район юлларында 54 очракта каршы як полосага чыгып  кагыйдәләрне бозу очрагы теркәлде. Без машина йөртүчеләрне узып китү кагыйдәләрен төгәл үтәргә һәм үз гомерләрен һәм юл хәрәкәтендә  катнашучыларның гомерләрен куркыныч астына куймаска чакырабыз. Юлларда куркынычсызлык — безнең уртак бурычыбыз, - ди Зәй районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлеге башлыгы Рамил Гарифуллин.

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре  юл хәрәкәтендә катнашучыларны игътибарлы булырга һәм юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев