Юл иминлеген тәэмин итү, һәлакәтләргә юл куймау максатында 20 – 29 июньдә республика территориясендә «Җәяүле» оператив - профилактик чарасы уздырыла.
Әлеге чара Зәй районы юлларында да үткәрелә.
Инспекторлар аерым игътибары җәяүлеләрнең үзләренә, аларның олы юл аркылы дөрес чыгуына һәм җәяүлеләргә хәрәкәттә өстенлек бирмәгән машина йөртүчеләргә бирәчәк. Чараның максаты – юлларда куркынычсызлыкны тәэмин итү һәм җәяүлеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү.
Нет комментариев