Заинск-информ 16+
Рус Тат
Юл куркынычсызлыгы

Зәйдә 41 яшь юл инспекторы отряды эшли

Бүген, 6 март — яшь юл инспекторлары хәрәкәте отрядлары (ЮИД) оешкан көн.

ЮИД хәрәкәтенең тарихы 1973 елның 6 мартыннан башлана. Ул вакытта ВЛКСМ Үзәк Комитеты секретариаты карары чыгарыла.

ЮИДчылар үзләренең 52нче туган көнендә юл иминлгеген пропагандалау буенча төрле чаралар уздыра. Бу көнне генә түгел, һәр көнне яшь инспекторлар юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген пропагандалый. ЮИДчылар дәүләт автоинспекциясенең төп ярдәмчеләре булып тора.
Зәй районы һәм шәһәре мәктәпләрендә бүгенге көндә 41 яшь юл инспекторлары отрядлары эшли. Аларда 600дән артык укучы юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау белән шөгыльләнә.

Моннан тыш, районның барлык балалар бакчаларында да яшь юл инспекторларының ярдәмчеләре булган кече отрядлар актив эшчәнлектә.

«Мәктәпләрдә дә, бакчаларда да отряд әгъзалары юл йөрү кагыйдәләрен һәм беренче медицина ярдәме нигезләрен өйрәнеп кенә калмыйлар, ә актив пропаганда эше алып баралар: мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, ата-аналар алдында чыгыш ясыйлар, акцияләрдә һәм флешмобларда катнашалар. Сентябрьдә „Имин күчү“, мартта „Автоледи өчен чәчәкләр“, ноябрьдә „Тизлекне киметү“ һәм башка бик күп акцияләр традициягә әверелде», — ди пропаганда эшләре буенча муниципаль хезмәткәр Елена Минһаҗева.

Бүген һәр отряд үзенчәлекле чаралар үткәрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев