Зәй лагеренда юл кагыйдәләрен искә төшерделәр
Бүген Зәйнең “Ялта-Зәй” балалар ял лагеренда өченче сменада ял итүчеләр өчен юл кагыйдәләрен искә төшерү дәресе үтте.
Анда балаларга кагыйдәләр турында “Юл куркынычсызлыгы” фонды район бүлеге башлыгы Вадим Иванов искәртте. Әлеге темага рәсемнәр бәйгесе оештырылды, юл кагыйдәләрен белүне сынау буенча викторина оештырылды.
фото “Юл куркынычсызлыгы” фондыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев