Заинск-информ 16+
Рус Тат
Юл куркынычсызлыгы

Зәй юлларында бер атнада руль артына алкоголь кулланып утырган ике машина йөртүче тоткарланган

Узган атнада район эчке эшләр бүлегенә төрле хокук бозулар турында 93 хәбәр һәм гариза кергән.

 Теркәлгән җинаятьләр арасында урлашу, мошенниклык, компьютер мәгълүматларына хокуксыз керү очраклары бар. Бу чорда шәһәр-районда 16 юл-транспорт һәлакәте,  юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 56 очрагы теркәлгән.

14 мартта Чаллы-Зәй-Әлмәт юлында бер машинаны йөртүче куркынычсыз тизлекне тәэмин итми һәм идарә итүне югалтып, юл кырына төшеп китә. Юл һәлакәтендә машина йөртүче үзе, ике пассажиры Әлмәт дәваханәсенә озатыла.

Бер атнада руль артына алкоголь  кулланып утырган ике машина йөртүче тоткарланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев