Заинск-информ 16+
Рус Тат
Юл куркынычсызлыгы

Велосипед белән идарә ит, тик юл йөрү кагыйдәсен онытма!

«Күкчәчәк» балалар бакчасында юл иминлегенә багышланган чара узды.

Балаларга велосипедта куркынычсыз хәрәкәт итүнең төп кагыйдәләре турында сөйләделәр. Ә кичен "Ата-аналар патруле" акциясе кысаларында бакча мөдире Елена Недошивина әти-әниләргә шәһәр урамнарында, юлларда хәрәкәт иминлегенә барлык кагыйдәләр үтәлгәндә генә ирешелүен искәртте. 

Кичәдә “Юл куркынычсызлыгы” БДУ бүлеге башлыгы Вадим Иванов та катнашты. Ул балаларга мисаллар китереп, юл һәлакәтләреннән саклану чаралары турында сөйләде. Машинада йөргәндә кемнәрнең махсус утыргычлары булу-булмавы белән кызыксынды.  Файдалы киңәшләренә өстәп, белгеч бүләкләр дә алып килгән иде. Уйный-уйный өйрәнеп алган белем -күнекмәләре балаларга киләчәктә үз-үзләрен сакларга ярдәм итсен иде. 
 

фотолар балалар бакчасыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев