Зәйнең «Урман әкияте» балалар бакчасы педагоглары Дәүләт автоинспекциясе һәм юл хәрәкәте иминлеге идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә «Җиңү юллары» акциясе үткәрделәр.
Балалар сугыш чоры җырларын башкардылар, ЮИД агитбригадасында катнашучылар юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча чыгыш әзерләделәр. Йомгаклап, балалар юл хәрәкәтендә катнашучыларга белешмәлекләр өләштеләр һәм якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар.
фотолар балалар бакчасыннан.
Нет комментариев