«Уймак кыз» балалары Халыкара светофор көнен билгеләп үттеләр
Бүген, 5 августта, Халыкара светофор көне билгеләп үтелә.
1914 елның 5 августында Американың Кливленд шәһәрендә заманча светофорларның иң беренче моделе уйлап табылган. Ул кызыл һәм яшел төсле яктырткычлардан торган. Утын сүндереп яндырган вакытта сигнал биргән.
Иң беренче чиратта, әлеге бәйрәм уңаеннан бигрәк тә балаларга юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәклек турында искәртү мөһим. Хәтта бер кечкенә генә ялгыш өчен кайчак гомер белән түләнгәнен истән чыгармаска кирәк.
Светофор көне уңаеннан "Уймак кыз" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр бергәләшеп шәһәр урамнарына чыктылар. Юл буендагы билгеләрне өйрәнеп, кагыйдәләрне искә төшерделәр.
Үзләре ясаган плакаталар, светофорлар һәм күңелле җырлар белән узып баручы җәяүлеләргә юл хәрәкәте иминлегенең никадәр мөһим булуын искә төшерделәр.
Урамнардагы җәяүле кичүләрен, светофор төсләрен күрделәр.
Фотолар балалар бакчасыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев