«Уймак кыз» бакчасында «Имин җәй» чарасы узды
Чара юл иминлегенә багышланды.
Яшь юл инспекторлары ярдәмчеләре тәрбиячеләре Ксения Валерьевна белән шәһәр урамнарына чыктылар. Юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен ныгыттылар. Узып баручыларга белешмәлекләр таратып, юл иминлеге хакында искә төшерделәр. Җәяү йөрү кагыйдәләрен генә түгел, велосипед, самокат кебек транспорт чараларын дөрес куллануга игътибарны юнәлттеләр. Хәрәкәт иткән чакта шлем, терсәк, тезләрне саклый торган җайланмалар һәм яктылыкны кайтаручы элементларның мөһимлеге турында сөйләштеләр.
фотолар «Юл куркынычсызлыгы» учреждениесеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев