Заинск-информ 16+
Рус Тат
Юл куркынычсызлыгы

«Тоннель» операциясе юл кагыйдәләре бозучыларны ачыклады

Район дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре хәрәкәт итүче транспорт чараларын, җәяүлеләрне туктатып тикшерде. Нәтиҗәдә алты кагыйдә бозуга чик куелды.

22 май иртәсендә Зәй юлында «Тоннель» операциясе узды. Тикшерү барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар административ җаваплылыкка тартылды. Куркынычсызлык каешын эләктермәгән өч машина йөртүче тоткарланды. Бер шоферның ОСАГО иминият полисы булмаган, тагын берсе пассажирлар йөртү кагыйдәләрен бозган. Исерек килеш руль артына утырган бер машина йөртүче дә тоткарланган. Кагыйдә бозучыларга карата беркетмәләр төзелде.

Инспекторлар юлларда игътибарлы һәм сак булырга куша, тиешле тизлекне саклап, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра.

фотолар  район дәүләт автоинспекциясеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев