Заинск-информ 16+
Рус Тат
Юл куркынычсызлыгы

Татарстанлыларга машина йөртү таныклыгына бушлай укырга мөмкин

Машина йөртү таныклыгын алу өчен автомәктәптә укырга кирәк, бу түләүле уку акча янчыгына шактый сугарга мөмкин. Әмма хәзер мондый таныклыкны бушлай укып алу ысулы бар.

Машина йөртү хокукына ия булу өчен кем түләүсез белем ала ала соң?

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эшсезләр буларак рәсми теркәлгән татарстанлылар машина йөртү таныклыгына  түләүсез укый ала. 2024 елда ташламалы укуга хокуклы кешеләр исемлеге киңәйде. Аларга хәзер түбәндәге категорияләр дә  өстәлде:

- Бала карау буенча ялда булган хатын-кызлар (рәсми эш урыны һәм мәшгульлек үзәгендә теркәлү булмаган очракта);
- Пенсия яшенә җиткән яисә пенсия алды яшенә җиткән гражданнар;
- Урта һөнәри уку йортларын тәмамлаучылар (машина йөртү таныклыгы алган белгечлек буенча эшләү өчен кирәк булса);
 

Уку B яки C категорияләренә мөмкин, бу вакытта медицина белешмәсе һәм транспорт чарасы белән идарә итүгә каршы күрсәтмәләр булмау таләп ителә.

 

Уку узу өчен мәшгульлек үзәгенә ничек исәпкә басарга?

Мәшгульлек үзәге аша түләүсез укуга язылу өчен, түбәндәгеләр кирәк:

- Паспорт, хезмәт кенәгәсе, белем турында документ (булса), соңгы өч айдагы керемнәр турында белешмә;

- “Работа в России" порталы аша гариза  калдырырга яки шәхсән үзең яшәү урыны буенча мәшгульлек үзәгенә барырга;

- Үзәкнең иң кулай программаларын билгеләүче хезмәткәре белән консультация узарга.

Дәүләт нинди чыгымнарны каплый?

Дәүләт үз өстенә түбәндәге чыгымнарны ала:

- Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча теоретик дәресләр үткәрү;
- Уку мәйданчыгында да, шәһәр шартларында да гамәли дәресләр;
- Барлык кирәкле уку әсбаплары.

Алынган белгечлек буенча эш мәҗбүриме?

- Юк, бу һәрвакытта да таләп ителми. Әмма әгәр уку максатчан программа кысаларында, мәсәлән, муниципаль оешмаларга эшкә урнашу өчен үткәрелсә, таныклык  алганнан соң кимендә ярты ел эшләргә кирәк. Югыйсә, укытуга сарыф ителгән акчаларны кире кайтаруны таләп итәргә мөмкиннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев