Татарстан Республикасы буенча Дәүләт автоинспекциясе 2025 елның беренче яртыеллыгында балалар катнашындагы аварияләрнең борчулы статистикасы турында хәбәр итә.
Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда юл-транспорт һәлакәтләре саны 27 фактка һәм яраланган балалар саны 27 кешегә арткан.
Авариялелекнең төп күрсәткечләре:
-барлык һәлакәтләрнең 48% ы җәяүле балалар катнашында булган;
-велосипедта йөрүче балалар катнашында 30 юл-транспорт һәлакәте һәм механик транспорт чараларында хәрәкәт итүче балигъ булмаганнар катнашында 11 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән;
-юл-транспорт һәлакәтләренең 68 очрагы балаларның саксызлыгы аркасында килеп чыккан.
Балалар катнашындагы аварияләр арту сәбәпле, агымдагы елның 1-10 августында Татарстанда «Балалар юлларда!» оператив-профилактик чарасы үткәреләчәк.
Операциянең төп бурычлары:
-балалар һәм яшүсмерләр тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны кисәтү;
-балигъ булмаганнарның юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәвенә контрольне көчәйтү;
-юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны профилактикалау буенча профилактик чаралар үткәрүне активлаштыру.
атарстан Республикасы буенча Дәүләт автоинспекциясе барлык юл хәрәкәтендә катнашучыларны уяу булырга һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә чакыра.
Нет комментариев